Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 12:29

Алар дөньяны матурларга туган

Чәчтарашлар көне – стилист, универсал, модельерларның һөнәри бәйрәме.

Чәчтарашлар көне – стилист, универсал, модельерларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәмгә аларның клиентлары, дуслары, туганнары, якыннары кушыла. Бу – гүзәллек, матурлык һәм оригининальлек бүләк итүчеләр көне.


Русиядә ул рәсми бәйрәмнәр исемлегендә булмаса да, аны быел 13 сентябрьдә билгелиләр. Бу көнне, гадәттәгечә, “Иң яхшы чәчтараш-стилист”, “Иң яхшы креатив чәчтараш” конкурслары һәм ярышлары үткәрелә.

Беренче чәчтарашларның борынгы Мисырда килеп чыгуы билгеле. Алар прическалар, локоннар һәм париклар ясаганнар. Һәр заман яңалык алып килгән, бу һөнәргә кызыклы детальләр өстәлгән. Әйтик, урта гасырларда чәчләрне үреп йөргәннәр. Аннан тора-бара бу эш гадиләнгән, ХХ гасырда хатын-кызлар чәчләрен кистереп йөри башлаганнар.
Хатын-кызлар, нинди генә дәвердә яшәсәләр дә, аларга һәрчак матур булырга һәм үзләрен карап, бизәнеп йөрергә ярату хас. Югары Яркәй авылындагы “Луар” бөдрәханәсе хатын-кызларның бөтен зәвыгына, соравына туры килә һәм шуңа да ул халык арасында популярлык яулап өлгерде. Моның сере биредә хезмәт салучы Лиана Ногъманова белән Ирина Гаскәрова үз һөнәре серләрен яхшы белүчеләр булганга дип уйлыйм мин. Кайчы белән тарак аларның кулларында уйнап кына тора.
Кызлар чәч кисү, стиль сайлау, чәчләрне карау, буяу кебек хезмәтләр тәкъдим итә. Аларның клиентлары ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да булырга мөмкин.
Чәчтараш карьерасы иҗади сәләтләргә һәм кул осталыгына ия булуны, шулай ук модалы трендларны күзәтеп баруны һәм матурлык индустриясендә яңалыклардан хәбәрдар булуны сорый. Бу өлкәдәге белгеч клиент белән турыдан-туры эшли, шуңа күрә аңа кешеләр белән аралаша белү бик мөһим. Профессиональ чәчтарашның универсаль сыйфаты – клиент турында кайгырту, чәчнең төрен һәм аның торышын анализлый белү.

Яшь эшкуар Лиана әнә шундый сыйфатларга ия. Уфа шәһәрендә уздырылган төрле курсларга, мастер-классларга йөри, шул рәвешле, һөнәре серләрен төшенә, камилләшә бара.
Бөдрәханә заманча препаратлар, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Өстәвенә, бирегә килеп керүгә үк ягымлы караш, җылы мөнәсәбәт белән каршы алулары үзенә җәлеп итеп тора. Һәр клиентның теләген аңлап, үз хезмәтләрен күңел биреп башкара уңган кызлар. Шуңа күрә дә бөдрәханәдә халык өзелми, аларның даими йөрүче клиентлары бар.
Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен чәч кистерү хезмәте тәкъдим ителә. Гүзәл затларның бик яратып куллана торган хезмәтләре – химик бөдрәләтү, мелировка, төрле макияжлар, туйга, юбилейга, бәйрәмнәргә прическалар да ясатырга була. Бер карасаң, аларның һөнәре гади генә кебек. Ләкин, алар бө тормышта зур миссия башкара - матурлык тудыралар.
Читайте нас: