Швейцария федераль җыелышының милли советы гаиләдә бәби тугач әтиләргә 2 атна ял бирергә кирәк, дип тавыш биргән.
Европарламентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Европарламент белән Европа Союзы Еврокомиссиянең бу тәкъдимен хуплаган булган. Европа Советына кергән күп илләрдә мондый яллар законлаштырылган, әмма вакыты белән пособие күләме билгеләнмәгән булган. Швейцария – Европа Советына кермәгән ил, моңа кадәр андый ял каралмаган булган. Бу тәкъдимне кабул итәргә 20 ел вакыт кирәк булган һәм ул парламентка 30 тапкыр тәкъдим ителгән. Әле гамәлдәге законга ярашлы, баласы туган әтиләргә бары бер генә көн ял бирелә. Күченгәндә дә шулай ук.
Яңа тәкъдимгә ярашлы, баласы тугач әти кеше ике атна ялны алтый ай дәвамында бүлгәләп, яисә берьюлы алырга хокуклы.