Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 19:36

Страховка булмау кыйммәткә төшәчәк

1 сентябрьдән автомобиль йөртүчеләрне борчуга салган таләпләр кертелде.

1 сентябрьдән автомобиль йөртүчеләрне борчуга салган таләпләр кертелде.


Хәзер иминият полисын өйдә онытып калдырганмын дип кенә котылып булмаячак. ОСАГО полисыннан башка хәрәкәт иткән өчен әле 500-800 сум штраф салына. Әлегә ул тәүлегенә бер тапкыр гына салына. Алдагы көндә юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе инспекторы туктатып тикшергән саен салыначак. Әгәр дә сезне көненә өч тапкыр туктаталар икән, сезгә кимендә 1500 -2400 сум түләргә кирәк булачак. Бүген Русия юлларында 3 миллионнан артык водитель полиссыз хәрәкәт итә дигән мәгълүмат бар. Туктаткан саен штраф түли башласаң, вакытында полис сатып алу күпкә очсызгарак төшәчәк.
Читайте нас: