Урта мәктәпне «өчле»ләргә генә тәмамлаган Ибрайны армия сафларына чакырып «повестка» килде. Чакыру кәгазе килде дип кенә ил сакларга китеп булмый бит инде – медкомиссия үтәргә кирәк.
Икенче көнне иртән иртүк әнкәсе хәстәрләп биргән өчпочмакларны, «өчле»ләрдән «шыгырдап» торган аттестатын, су коену костюмнарындагы туташлар белән боксчы егетләр рәсеме төшерелгән тышлык кидертелген паспортын җыйнак кына итеп төйнәп район үзәгенә, дәваханәгә юлланды. Шөкер, озак эзләргә туры килмәде тагын үзен. Беренче мөрәҗәгать иткән кешесе, 80 яшьләр тирәсендәге карчык, әйтерсең, гомер буе шушы сорауны гына көтеп яшәгән.
- Әбекәй, балнисыгыз кайсы урамда ул, күрсәтмәссең микән?- дип сорауга тегесе җәйге тузганакны хәтерләтүче ак яулыклы башын селки-селки аңлатырга тотынды:
- Тәк, балам, менә бу «Кирегә» урамына кереп торма, ана-а-ау чаттан «Пухкына» урамына чыгарсың да туры гына атларсың. Бераз баргач та, дүрт катлы ак бина булыр. Духтырлар шунда инде, балам – диде.
Әби өйрәткән Киров, Пушкин урамнарын үтеп тәки эзләп тапты дәваханане Ибрай. Үз гомерендә бер мәртәбә дә ныклап авырганы булмагач, дәваханәнең нәрсә икәнен дә белмәгән авыл егете бермәл каушап калгандай итте. Ләкин бер ни эшләр хәл юк, килгәч керергә кирәк, аннары туган ил дә «мине сакларга кил» дип чакырып тора.
Дәваханәдә комиссия үтүче егетләр бер Ибрай гына түгел икән, кабинет төбе саен өелешеп басып торган яшьтәшләрен күреп егетнең эченә җылы кереп китте.
- Исемең, фамилияң, атаңның исеме, туган елың? – дип каршылады Ибрайны беренче кабинетта өлкән яшьтәге табиб абзый.
- Җылкыбаев Ибрай Дәүләтбай улы, 1991нче елгы.
- Нәселегездә котыру, акылдан язу, төнлә саташып йөрү белән чирләүчеләр юкмы?
- Соңгы вакытларда сизелгәне юк әле…
- Көтүдә генә инде, абзый… Көн озын бит, нишләп ятмак кирәк?
- Болай төпчек җыеп йөргән юк та, әмма ләкин кунакка кайткан вакытларында җизни берәрне биргәли…
Табиб сорауларына тыныч кына җавап биреп утырган Ибрайга исе-акылы китеп карап торды. Аннары:
- Менә мондарак кил әле, Җылкыбаев. Менә бу нәрсә? – дип сорады бармагы белән стенага төртеп.
Ибрай шул якка караганнан соң шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
- Нинди Сафура тагын?! – табибның аптыравының чик-чамасы юк иде.
- Безнең химия укытучысы Сафура апаның бүлмәсендә нәкъ шундый таблица эленеп тора!
- Менделеев таблицасы ул, Җылкыбаев! Бар, чык. Сине үндүртенче кабинета көтәләр.
Үзен бик сәер кыяфәттә озатып калган табибтан чыккач Ибрай иң беренче чиратта медицина карточкасының соңгы битен ачып карады. Анда матур, тигез хәрефләр белән «Годен» дип язылган иде.