Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 12:59

Пенелопамы, антилопамы?

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында беренче курста укып йөрибез. Сессия җитте. Студентлар – барыбыз да авылдан чыккан кызлар - егетләр, имтихан үтәчәк бүлмә төбендә каушап, дер калтырап торабыз.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында беренче курста укып йөрибез. Сессия җитте. Студентлар – барыбыз да авылдан чыккан кызлар - егетләр, имтихан үтәчәк бүлмә төбендә каушап, дер калтырап торабыз.


Менә берзаман укытучыбыз килде, сынау алу башланды. Иң башта кыюрак саналган биш студентыбыз кереп китте. Бер ярты сәгатьтән чыга башладылар болар. Мәхмүткә – бишле, Габделхай белән Инсафка - өчле, Мәдинәгә дүртле эләккән. Иң соңгы булып бүлмәдән Мөршидә атылып килеп чыкты. Кызыбызның кайчандыр нурлы йөзенә карарлык түгел иде: Мөршидә бурлаттай кызарган, аскы ирене калтырап тора, кулы белән яшьле күзләрен ныграк сөрткәндер, күрәсең, сөрмәләре зур кара тап булып күз төбен “бизәп” тора. Бүлмәдән укытучыбызның “Надан!” дип кычкырганы ишетелде...


Бу көнне имтихан алуның рәте-чираты китте, чөнки укытучы апабызның кәефе китеп, беребезгә дә юньле билге куймады. Соңрак имтихан бирергә кергән курсташлар шуны сөйләделәр. Мөршидәгә Гомерның “Одиссей”ы турындагы билет эләккән. Курка-курка гына сөйли башлаган бу. Инде котылдым, сөйләп беттем дип куанып кына торганда укытучы “Гомер хатынының исеме кем булган?” дип сораган.


Мөршидә аны-моны уйлап тормаган, чатнатып: ”Антилопа!” дип җавап биргән. Ә җавап “Пенелопа” икән... Мондый җавапны көтмәгән апабыз пыр тузып киткән, Мөршидәне бик нык тиргәгән, аннары имтиханнан куып ук чыгарган.


Мөршидә үз хатасын чыккач кына аңлады. Елап, шешенеп беткән кызны чак тынычландырдык. Ике атнадан соң ул теге имтиханын уңышлы гына тапшырып кайтты. Мөршидәне шуннан соң шаярып Антилопа дип йөртә башладык.


Читайте нас: