Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 19:32

Машина хаклары артачак

Русия хөкүмәте 2020 елның 1 гыйнварыннан утильләштерү җыемнарын арттырмакчы.

Русия хөкүмәте 2020 елның 1 гыйнварыннан утильләштерү җыемнарын арттырмакчы.


Бу төр салымны 2018 елның 1 апрелендә арттырганнар иде. Арту уртача 80 процент тәшкил итәчәк. Русиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белдерүенчә, утильләштерү бәясен күтәрү, чит илдән кертелгән машиналар санын киметү һәм үзебезнең автосәнәгатьне яклау өчен эшләнелә. Утильләштерү салымы 2012 елдан ук алына башлады. Башта ул чит илдән кертелгән автомобильләр өчен генә кулланыла иде. 2014 елдан, ул безнең автомобиль сәнәгате җилкәсенә дә төште. “Автостат” оешмасы белгече Сергей Удалов: “Утильләштерү салымын арттыру, машина хакларын 4 процентка арттырачак”, - дип белдерде.
Читайте нас: