Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 13:47

Лайнер суга төште

“Мостай Кәрим” круиз лайнеры төзелеп бетү алдында булуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, 11 сентябрьдә “Красное Сормово” заводында круиз лайнерын тантаналы рәвештә суга төшерү чарасы үткән.

“Мостай Кәрим” круиз лайнеры төзелеп бетү алдында булуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, 11 сентябрьдә “Красное Сормово” заводында круиз лайнерын тантаналы рәвештә суга төшерү чарасы үткән.


Судно елгаларда пассажирларны Мәскәү- Әстерхан, Мәскәү – Санкт-Петербург кебек ерак круиз линияләрендә Ладога һәм Онего күлләре, Мәскәү- Ростов на Дону линиясендә Идел-Дон каналы аша йөртәчәк. Теплоходны заказ бирүчегә тапшыру 2020 елның февраленә планлаштырылган, ә үзенең тәүге круизына ул 2020 елның маенда кузгалачак.


“Мостай Кәрим” – Советлар Союзы чорыннан соң беренче төзелгән лайнер. Ул “5 йолдызлы” кунакханә дәрәҗәсенә җавап бирә һәм “йөзүче кунакханә” тибында төзелгән. Аның бортында ял итеп, тирә-якны рәхәтләнеп күзәтү салоннары, ресторан һәм барлар, спа-салон, тренажерлар залы, чәчтараш, ачык солярий-зонасы булачак. Судноның озынлыгы 141 м., киңлеге – 16,8 м., анда 342 кеше урын алачак.



Читайте нас: