Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 11:32

Лечо

Лечо өчен:2 кг кызыл помидор2 кг татлы борыч

Лечо өчен:
2 кг кызыл помидор
2 кг татлы борыч
0,5 кг суган
1 аш калагы тоз
0,5 стакан шикәр комы
0,5 стакан үсемлек мае
0,5 литрлы бүздәк соусы
Помидорларны иттарткычтан үткәрергә. Татлы борыч һәм суганны ваграк итеп турарга.
Үткәрелгән помидорларны кайнатып чыгарганнан соң, югарыда күрсәтелгән тәмләткечләрне, үсемлек маен һәм суганны салып, 15 минут пешерәсең. Иң соңыннан туралган татлы борычны салып, тагын 10 минут кайнатабыз. Әзер ризыкны стерильләштерелгән банкаларга тутырып каплыйбыз. Банкаларны әйләндереп, җылы итеп каплап, 12 сәгать тотарга кирәк.
Лечо әзер, тәмле булсын.
Читайте нас: