Кияүгә ничә мәртәбә чакыралар, шулкадәр барырга кирәк. Беркем дә җәзасыз калырга тиеш түгел!
Ул мине бердәнбер һәм кабатланмас дип атады! Әйе! Әйе! Нәкъ шулай дип әйтте: “Син – сирәк очрый торган мәгънәсез!”
- Зур акчаларга урлап кына ия булырга мөмкин.
- Эшләп, геморройлы гына буласың.
Бер карт озак кына яшь парның ламбада биегәнен күзәтеп торган да, әйткән:
- Миңа калса, диванга ятмый торып, боларның бер нәрсә дә килеп чыкмас тосле...
Алтын балык Максим Галкинны күргәч, шым гына:
- Кайт, давай, өеңә... Синең карчыгыңның бар нәрсәсе дә бар бит
Бер көн эчендә аракы, сыра, коньяк эчү һәм тәмәке тарту – нормаль хәл. Ә менә чәйнеккә суны фильтр аша үткәреп салырга кирәк, югыйсә сәламәтлеккә зыянлы.
Өйдәге даруларны карап чыктым. Шуларга буенча уйласак, безнең тормышта ике генә максат бар икән – тынычланырга һәм тычкакламаска...
Чирләдем. Одеял астында ярып пешерелгән бәрәңге парын сулап ятам. “На всякий случай” чәнечке, гөмбәләр һәм аракы да алдым. Может ярдәм итәр...
Минем теләкләремне ишеткәч, Алтын Балык инфаркттан егылып үлде. Хәзер менә Кыш бабайны көтеп утырам.
Организм 25 яшькә кадәр үсә. Ләкин арт як белән корсак, күрәсең, бу хакта белми.
Бүген ваннада хатынның “Озынлык һәм көч” дигән язулы шампунен күрдем. “На всякий случай” шуның белән бар җиремне дә юдым...