Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 14:41

Сайрада мышьяк тапканнар

Росконтроль 5 җитештерүченең – “Доброфлот”, “5 морей”, ARO, “Море внутри”, “Дальморепродукт” – сайра консерваларын лабораториядә тикшергән.

Росконтроль 5 җитештерүченең – “Доброфлот”, “5 морей”, ARO, “Море внутри”, “Дальморепродукт” – сайра консерваларын лабораториядә тикшергән.


Кайсында май әз, ә кайсында аксым?


Сайра маенда кеше сәламәтлеге өчен мөһим булган Омега-3 белән Омега-6 аминокислоталары бар. Ә менә ARO консервасында балык мае 11,5% кына. Ә бу гадәттәгедән күпкә түбән. “5 морей”, “Море внутри” брендлары консерваларында аксым маркировкада күрсәтелгәннән күпкә азрак булып чыккан.


“Свежий” балыктан ясалганнармы, әллә юкмы?


Консервадагы балыкларның “свежий”лыгын майларның окисьлашуын тикшереп беләләр. Бөтен үрнәкләрдә дә бу күрсәткеч чагыштырмача югары дәрәҗәдә. ARO, “Море внутри”консерваларында ул барсыннан да югарырак. Әлеге күрсәткеч сыйфатның “аксавын” ачып сала.
Ничә балык?


Консерва алгач, бер дә шулпа өчен балык бәясен түлисе килми, балыгы шыплап тулган булсын аның. Стандарт буенча консервада балык 50%тан ким булмаска тиеш. Тикшерү буенча “Дальморепродукт” сайра консервасында балык – 85 %, “Доброфлот”та – 83 %, AROда – 57 %. Бу инде продуктларның бәясенә дә турыдан туры бәйле, “Дальморепродукт” ныкы иң кыйммәтлесе, ә ARO тикшерелгән консерваларның иң арзаны.


Аз гына мышьяк


ARO җитештергән сайрада мышьяк дәрәҗәсе иң югары булган (Росконтроль монда “шулай да рөхсәт ителгән чикләрдә” дип өстәп куя).

Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча табигый Тын океан сайрасыннан ясалган “Доброфлот”, “5 морей”, “Море внутри”, “Дальморепродукт” балык консервлары сыйфатлы продукт дип табылган. ARO җитештергән консервадагы балыкта ачы тәм бар, гомумән ул стандартларга туры килми. Шуңа аны искәрмәләр булган товарлар исемлегенә керткәннәр.


Яңа тотылганмы, туңдырылганмы?
Кулланучыларга консерва алганда җитештерүченең заводы кайда урнашканын карап алырга кирәк. Ерак Көнчыгышта урнашканнарында эшләнгәнгән булса, балыкның “свежийлыгына” ышанырга була, ә менә завод, әйтик, Мәскәүдә урнашкан булса, монда инде консерваларның туңдырылган балыктан ясалуында шик юк.
Читайте нас: