Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 13:44

Пляжда югалган малайны ничек 3 минутта тапканнар?

Бу хәл меңнәрчә кеше ял иткән пляжда булган. 3 яшьлек малай уенга мавыгып, әти-әнисен югалткан.

Бу хәл меңнәрчә кеше ял иткән пляжда булган. 3 яшьлек малай уенга мавыгып, әти-әнисен югалткан.


Меңнәрчә кеше арасыннан әти-әнине табу – бәләкәй бала өчен чынга ашмаслык хәл, шулай бит?


Ләкин бер акыллы егет сабыйны 3 минутта әнисенә кайтарып бирү юлын тапкан. Дөрес, аңа кадәр ул баладан исемен, әти-әнисенең исемен сораштырган. Аннары шундагы ял итүче кешеләр арасыннан үзаллы аның әти-әнисен эзләп караган. Ләкин файдасыз... Ял итүчеләр меңнәрчә.


Шуннан ул пляждагы бер төркем кешегә үзенең идеясен аңлаткан һәм болар бергәләшеп... кул чаба башлаган. Нигә кул чабуларын аңлагач, боларга тагын да күбрәк кешеләр кушылган. Ә егет вакыты-вакыты белән баланы баш очына күтәреп алган, янәсе дә, менә шушы сабыйның әнисен эзлибез, карагыз!


Кул чабулар бөтен пляж буйлап таралган. Бу хәлне күреп, баланың әти-әнисе дә йөгереп килеп җиткән! Алар баланы кочагына алган... Ә идея гади дә, шул ук вакытта гениаль да, килешәсезме?
Читайте нас: