Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 17:55

КПРФ Үзәк комитеты Юнир Котлыгуҗинның партия сайлау нәтиҗәләрен танымый дигән сүзләренә үз фикерен белдергән

Бу хакта КПРФ Үзәк комитеты әгъзасы Александр Ющенко аңлатма биргән.

Русия Дәүләт думасы депутаты, КПРФ Үзәк комитеты әгъзасы Александр Ющенко Башкортстан Башлыгын сайлауларда Коммунистлар партиясеннән кандидат Юнир Котлыгуҗинның, имеш тә, партия Башкортстандагы сайлау нәтиҗәләрен танымый дигән сүзләрен кире какты.


“Без сайлаулардагы хокук бозулар турындагы мәгълүматны җыябыз, һәр мәгълүматка анализ ясыйбыз, – ди Александр Ющенко. – Аерым очраклар буенча шикаятьләр тапшырачакбыз. Гомумән алганда сайлаулар үтте. Нәтиҗәләр игълан ителде. Котлыгуҗин кампания үткәрде. Үзенең фикере бар. Котлыгуҗинның карашы – шәхсән аныкы. Үзәк комитет нәтиҗәләр ясады. ТАССта матбугат конференциясе бирдек. Партия Тывадагы сайлау нәтиҗәләрен рәсми танымый һәм Татарстан республикасы буенча сораулар бар. Башкортстан буенча сораулар тумады”.
Читайте нас: