Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 15:32

Хәбиров булганда безгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк

Шулай дигән коммуналь калдыклар белән эшләүче компаниянең генераль директоры.

Коммуналь калдыклар белән эшләүче компаниянең генераль директоры Евгений Юдинцев әйтүенчә, Радий Хәбиров сайлаучыларга вәгъдә иткән тәртипне урнаштыру өчен Башкортстанда идарәче компанияләргә нык тырышырга туры киләчәк.


“Радий Хәбировның республика Башлыгы буларак, төбәктә тәртип урнаштырачагын аңлыйбыз. Ул республикада елга якын эш дәверендә күп өлкәләрдә тәртип булдыра башлады да инде.

Чүп реформасы буенча күпне эшләргә туры киләчәк әле. Бу федераль реформа һәм ул башланып кына тора, шуңа чүп чыгару буенча проблемалар бар. Әмма Хәбировның халык белән булдырган элемтәсе кимчелекләрне тиз арада бетерергә ярдәм итәчәк.

Безгә, каты коммуналь калдыклар белән эшләүче операторга, җиңел булмаячак, ләкин авырлыкларга әзербез. Чөнки без – Русиянең күп төбәкләрендә эшләүче федераль компания һәм Башкортстанда йөзебезне югалтмау безнең өчен гаять тә мөһим”, – дигән ул.
Читайте нас: