Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 15:33

Банкларда кемгә кредит бирмиләр?

Мәскәү шәһәрендәге банкларның берсендә эшләгән хезмәткәр бу турыда сөйләп үткән.

Мәскәү шәһәрендәге банкларның берсендә эшләгән хезмәткәр бу турыда сөйләп үткән.


“Киемеңә карап каршы алалар”, - дигән мәкаль бүген дә актуаль. Аеруча, банкларда, ди хезмәткәр. Күп банклар ике генә документ – паспорт белән автомобиль йөртү таныклыгы белән түбән ставкалы кредит тәкъдим итсә дә, бөтен клиентка да бурычка акча биреп чыгарырга ашыкмыйлар. Кредит бүлегендә эшләүчеләр башта аларның киеменә карый икән. Очсыз гына киенгән кешенең зур суммада кредит алып ай саен түләп бара алуы шикле.


Аннан кайберләре сораган суммасына карый икән. Аз суммага кредит алучылар белән маташып торасылары килми аларның. Чөнки кредит рәсмиләштерү байтак вакытны ала, ә банк хезмәткәренә уңышлы “сделка” өчен премия каралган. Шуңа да банк хезмәткәре баерак килентка зуррак суммада кредит биреп чыгарырга тырыша, дип бәян иткән исемен әйтми генә сөйләгән бер банк хезмәткәре.


Банк сакчыларын проблемалы заемщикларны танырга махсус тренингларда өйрәтәләр икән. Кешенең йөзенә карап аның наркоман, эчкече, яисә мошенник булуын танып була. Банкка махмырдан барырга ярамый. Кеше әгәр тотлыга, сакау сөйләшә, нервыдан күзләрен йомгалый торган гадәте бар икән – бу очракта да кредит бирмәячәкләр. Мондый кешеләрне югары эш хакы түләнә торган вазифага алмыйлар. Аннан бурычка акча алучы кешенең өстәмә сораулар бирүенә дә игътибар итәләр. Вакытында түләп барырга җыенучы бөтен нечкәлекләрен белергә тырышачак.
Читайте нас: