Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2019, 16:09

“Варшава” пирогы

Иң мөһиме - бу пирогны пешерер өчен камыр басасы түгел.

Ингредиентлар:

- он – 1 стакан,

- шикәр – 1 стакан,

- манный ярмасы – 1 стакан,

- дарчин (корица) – 1 чәй калагы,

- ванильле шикәр – 1 чәй калагы,

- көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – 2 чәй калагы,

- алма – 1 килограмм,

- ак май – 150 грамм,

- миндаль чикләвеге – тәменчә (пирогның өстенә сибәргә).


1. Онны көпшәкләндергеч белән кушып бутарга һәм бер савытка иләргә. Шуннан аңа манный ярмасы, шикәр, дарчин белән ванильле шикәрне кушып яхшылап бутарга. Өч өлешкә бүләргә.


2. Алмаларны юып, әрчергә дә эре кыргыч аша үткәрергә. Аны ике өлешкә бүлергә.


3. Рецептта формага пергамент кәгазен җәергә кушылган, ә мин ак май белән генә майлыйм табаны, кәгазь җәеп тормыйм. Майлагач, 1 пунктта эшләнгән он, шикәр, манный катнашмасының бер өлешен тигез итеп сибәбез. Аның өстенә алманың бер өлешен. 3 катлам тагын коры катнашма. 4 – алма. Иң өске катлам - коры катнашма.


4. Ак майны (ул туңдыргычта яхшы итеп туңдырылган булырга тиеш) пирог өстенә эре кыргычтан үткәреп салырга.


5. Миндаль чикләвеген кыргыч аша үткәрәбез һәм май өстенә сибәбез.


6. Хәзер пирогны 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 40-45 минут пешерергә кирәк булыр (духовкалар гадәттә төрле булучан, шуңа күрә карап, тикшереп торыгыз, күбрәк вакыт та кирәк булырга мөмкин.


7. Пешеп чыккач, өстенә шикәр пудрасын, я вакланган шоколад сибәргә була.

Читайте нас: