Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2019, 13:22

Булмас димә: кечкенә янут җәнлеге кеше өенә һөҗүм иткән

АКШның Техас штатындагы Роузбад шәһәрендә янут җәнлеге җирле судья Мэттью Райтның өен басып алган.

АКШның Техас штатындагы Роузбад шәһәрендә янут җәнлеге җирле судья Мэттью Райтның өен басып алган. Бу хакта судья үзенең Facebook-тагы битендә язып чыккан.
Судья сүзләре буенча, янут аның өенә таң белән һөҗүм итә: өйдәге барлык җиһазларны кыра, җимерә. Райт җәнлекне 20 сәгать дәвамында тота алмый интеккән. “Аптырап тозаклар да куеп карадык, әмма янут бермәл арып йоклап китте”, - дип яза Мэттью Райт.
Нәтиҗәдә Райт янутны эләктерә һәм читлеккә урнаштыра.
Читайте нас: