Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2019, 11:10

Путин өчен дөньядагы иң матур урын кайда?

Әлеге сорауга ул Ерак Көнчыгышта җәмәгатьчелек белән очрашуда җавап бирде.

Русия президенты Владимир Путин вулканолог Сергей Самойленко белән сөйләшкәндә Камчатканы дөньядагы иң матур урын дип атады һәм бу төбәкне бриллиант белән чагыштырды.
Сергей Самойленко ил башлыгына социаль юнәлешле бизнеска ярдәм күрсәтүне үтенде. Вулканолог хезмәттәшләре белән бергәләшеп ярымутрауда эчке туризмны үстерү буенча эш алып баралар. Барлык эшчәнлек җәмәгать башлангычларында алып барыла икән. Аларның оешмасына һичьюгы бүлмәләр арендалау мәсьәләсендә ярдәм һәм таяныч кирәк.
Владимир Путин булышлык итәргә сүз бирде. Ул ярдәм Русия географик оешмасы линиясе ягыннан да булырга мөмкин.
Русия лидеры, Камчатка табигатенең матурлыгын күз уңында тотып, вулканолог эшенә көнләшеп куюын да әйтеп алды.
Читайте нас: