Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2019, 02:27

"Башкортстан лидерлары" конкурсының 50 финалчысы билгеле булды

Аларның барысы да республикада дәүләт хезмәт урыннарында эшләү хакында тәкъдимнәр алачак.

Аларның барысы да республикада дәүләт хезмәт урыннарында эшләү хакында тәкъдимнәр алачак. Июньдә игълан ителгән конкурска 3,5 мең гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 195 кеше барып җитсә, финалга 72 катнашучы чыкты. Яшь лидерлар - төрле өлкәләрдә эшләүчеләр. Катнашучыларның уртача яше - 33. Конкурс финалчыларын төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров котлады. Форсаттан файдаланып, конкурсантлар аңа үз сорауларын бирде.
Читайте нас: