Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2019, 17:08

Баллы кабартмалар

Рецепты да бик гади һәм җиңел.

Эш тәртибе:

1 стакан җылы сөт, 1 стакан җылымса суга 1-2 чәй кашыгы коры чүпрә, чама белән шикәр комы, тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатырга.

Он кушып, бик яхшылап камыр изәргә. Кабарырга куярга. Кабарып менгәч, камырны куна тактасына төшереп, тагын яхшылап басарга, пончиклар ясарга һәм кайнап торган майда пешереп алырга. Өстенә шикәр оны сибәргә. Бик тәмле!


Баллы яратучылар шикәр комын күбрәк тә куша ала.
Читайте нас: