Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 18:47

Сухарев дебатлар турында ни дигән?

Кайсыбер кандидатларга сәяси бәхәс алып бару мәдәниятенә өйрәнергә кирәк дип исәпли Иван Сухарев.

“Безгә барыбызга да үзара сөйләшү, карашларны ачыклау һәм җитди сорауларга җаваплар табу кирәк. Югыйсә, без бер-беребезне аңларга, көнүзәк проблемаларны хәл итәргә өйрәнмәячәкбез”, – ди Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидат Иван Сухарев" дип яза “Республика Башкортостан” гәзите.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы вазифасына дәгъва итүче кандидатлар 5 сентябрьдә барысы бергә туры эфирда очрашты. Һәм Сухарев фикеренчә, әлеге сөйләшү файдага булган. “Кандидатларның карашлары төгәлрәк аңлашыла башлады, хәрәкәт итү өчен төп юнәлешләр ачыкланды”, – ди ул.
Сәясмән әйтүенчә, мондый дебатларны киләчәктә дә үткәрергә кирәк. Әлегедәй аралашулар ешрак оештырылса, республика өчен мөһим мәсьәләләрне уңышлы хәл итү мөмкин булачак. Шулай да четерекле сораулар буенча фикер алышу өчен күбрәк вакыт таләп ителә дип ассызыклаган ул. Ә кайсыбер кандидатларга диалог һәм сәяси бәхәс алып бару мәдәниятенә өйрәнергә кирәк дип исәпли Сухарев. Югыйсә җитди әңгәмәнең ток-шоуга әйләнүе бар.
Читайте нас: