Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 16:11

Сугыш чукмарлары иреккә чыгачак

Үткән ел Мәскәү уртасында сугыш оештырып, өч кешегә зыян салган футболчыларны 10 көннән иреккә чыгарачаклар.

Үткән ел Мәскәү уртасында сугыш оештырып, өч кешегә зыян салган футболчыларны 10 көннән иреккә чыгарачаклар.


Сүз Кокорин һәм Мамаев турында бара. Суд “Зенит” футболчысы Александр Кокоринның һәм “Краснодар” уенчысы Павел Мамаевның ходатайствосын канәгатьләндереп, аларны УДО буенча иреккә чыгарырга карар иткән.


Кокоринның туганы Кирилл да иреккә чыгачак. Егетләр Белгород өлкәсендәге колониядән 10 көннән соң, суд карары үз көченә кергәч, чыгачак.

Хәтерегездә булса, үткән елда Мәскәүнең Пресненский район суды башкала уртасында сугышып йөргән өчен Кокоринны 1 ел да 6 айга, Мамаевны 1 ел да 5 айга ирекләреннән мәхрүм иткән иде.
Читайте нас: