Юл хәрәкәте хәфевсезлеге дәүләт инспекциясе юлда күбрәк камералар урнаштырган саен юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да бермә-бер кими дигән фикердә. Камералар кайтару һәм урнаштыру оешмасын сайлап алу өчен 12 һәм 16 сентябрь көннәрендә аукцион үткәрелә. Сайлап алган оешма контракт имзаланганнан соң ике ай эчендә камераларны урнаштырып бетәргә бурычлы. Иң күп камералар Салават Юлаев проспекты, Первомайский һәм Гагарин урамнарында урнаштырылачак.