Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2019, 12:58

Австриядә авыллар ник бетми?

Колхозлар беткәч, күп авыллар ятимсерәп мескен хәлгә калды. Эш юк дип, яшьләр читкә китте, авыллар картайды. Кайберләре бөтенләй бетте. Ә менә Австриядә колхозлар бөтенләй булмаган һәм юк, ә менә авыллар гөрләп яши.

Колхозлар беткәч, күп авыллар ятимсерәп мескен хәлгә калды. Эш юк дип, яшьләр читкә китте, авыллар картайды. Кайберләре бөтенләй бетте. Ә менә Австриядә колхозлар бөтенләй булмаган һәм юк, ә менә авыллар гөрләп яши. Авыл дигәнең, күбесе 1 яки 2-3 өйдән торган хуторлар. Тирә-ягы - басу. Коймалары да юк. Һәркайсына көзгедәй шома асфальт юл килгән. Бөтен уңайлыклары булган бер яки ике катлы коттеджлар.


Шулай ничәмә гасыр яшиләр. Балаларын якындагы шәһәрчеккә йөртеп укыталар. Кибет тә юк, клуб та. Ник өйләрен сатып китмиләр? Сәбәбе бик гади. Аларның җире бар. Өй тирәсендәге басулар - аларныкы. Ә җир нык кыйммәт монда. Җирле кеше иң бае санала.


Читайте нас: