Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2019, 12:05

АКШта давыл котыра

«Дориан» давылы аркасында АКШның Багам утрауларында ким дигәндә 20 кеше үлгән.

«Дориан» давылы аркасында АКШның Багам утрауларында ким дигәндә 20 кеше үлгән, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министры Дюэйн Сэндс. Аның сүзләрен Miami Herald гәзите китерә.


Давыл корбаннары саны җимерекләрне җыештырган вакытта арта, дип билгелиләр.

Моңа кадәр Багам утраулары премьер-министры Хьюберт Миннис 5 үлүче турында хәбәр иткән иде. Шулай ук ул яр буе сакчылары берничә яраланган кешеләрне котrаруга ирешкән, аларны дәваханәгә илткәннәр дип сөйләгән иде.


АКШның давылларны өйрәнү милли үзәгендә давыл эпиүзәгендәге җил көче сәгатенә 230 км тизлек тәшкил итүен хәбәр итәләр. Утрауда яшәүчеләрне сыену урыннарын давыл тынмас борын ташлап китмәскә чакыралар.


Көче буенча “Дориан” белән чагыштырырлак давыллар Багам утрауларында 1992 елдан бирле булмаган. Давылдан күрелгән зыян якынча 25-40 млрд доллар тәшкил итәргә мөмкин дип фаразлыйлар. Давыл алдыннан Көньяк Каролина, Джорджия һәм Флорида штатлары властьлары миллионнан артык кешене эвакуацияләгән.
Читайте нас: