Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 13:12

Якты йолдыз булып калды хәтердә

Ул башкорт, татар һәм хәтта мари, мордва, чуваш, казах телләрендә дә халык җырларын бик популяр башкаручы буларак танылган.

Шамил Хәмәдинуровның исеме Башкортстанда киң билгеле. Ул башкорт, татар һәм хәтта мари, мордва, чуваш, казах телләрендә дә халык җырларын бик популяр башкаручы буларак танылган. Бу аны халык белән бик тә якынайта.
Көчле оештыру сәләте булган җырчыга эстрада төркемнәрен җитәкләүне ышанып тапшыралар. 1992 елда ул Х.Фатихов белән бергә “Ихлас” төркемен оештыра. “Ихлас” үзенең концертларында гади халыкка шундый якын һәм аңлаешлы булган халык һәм эстрада җырларын, нәфис сүз, көн үзәгендә торган миниатюралар театрын кушып популярлык яулый.
2 сентябрьдә республикабызның атказанган артисты Шамил Шәрифҗан улына 69 яшь тулган булыр иде. Башкортстан эстрадасында янган иң якты йолдызларыбызның берсе булган Хәмәдинуровның исеме онытылмасын өчен якташлары киләсе атнада, ягъни 13 сентябрьдә, Мишкә районы мәдәният сараенда вокалчыларның Шамил Хәмәдинуров исемендәге район конкурсын үткәрә. Конкурста катнашучылар 2 җыр башкарачаклар, шуларның берсе аның репертуарыннан булачак.
Читайте нас: