Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 12:14

Баланы кияүгә биргәннәр?

Иранда 9 яшьлек кызны 28 яшьлек иргә кияүгә биргәннәр.

Иранда 9 яшьлек кызны 28 яшьлек иргә кияүгә биргәннәр.
Иран журналисты Масих Алинежадның интернет челтәренә куйган видеосын күреп күпләрнең котлары очкан: кадрда сакаллы олы ир заты һәм кечкенә кызның туй күренеше бара. Өй тулы кеше җырлый-бии, күңел ача, түрдәге диванда исә җәелеп кияү утыра, аның янындагы “кәләш” торган саен күзләрен сөртеп-сөртеп ала...
Бу гадәти булмаган туй Кохгилуйе һәм Бойерахмед провинцияләрендә үткән, моңа кадәр, имеш, кияү ислам округ суды аша никахка рөхсәт алган.
Видео киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганнан соң Twitterда кияүнең “Басидж” ярымхәрби формированиесе әгъзасы булуы хәбәр ителгән. Имеш, аңа 28 яшь түгел, “нибары” 22 яшь икән... Кияү әлеге никахның тик вакытлы гына булуы турында белдерергә ашыккан, шулай ук аны педофиллыкта гаепләүче журналистларны судка бирү белән куркыткан.
Кызның әти-әнисе дә “әлеге туй яшьләргә танышыр өчен генә үткәрелде, алар ир-хатын булып кәләшкә 13 яшь тулгач кына яши башлаячаклар иде” дип белдергән. Ә шулай икән, туйны нигә бүген үк үткәрү кирәк булды икән соң?
Җәмәгатьчелек басымы астында суд әлеге никахны гамәлдән чыгарган.
Читайте нас: