Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 03:26

Аера беләсезме?

Антисептиклар белән дезинфекция чаралары нәрсәсе белән аерыла?

Антисептиклар белән дезинфекция чараларының авыру тудыра торган микроорганизмнарның үсешен туктату яки юкка чыгару өчен тәгаенләнгәнен беләбез. Ә нәрсәләре белән аерылалар соң алар?
Антисептиклар – авыру тудыра торган микроорганизмнарның үсешен туктату яки юкка чыгару өчен кеше тәненә, мәсәлән, тирегә сөртү өчен тәгаенләнгән химик матдәләр.
Дезинфекция чаралары – тере булмаган предметлар өслекләрендә микроорганизмнарның үсешен юк итү яки контрольдә тоту максатыннан ясалган химик матдәләр.
Дезинфекция чаралары агулы, шуңа күрә аларны беркайчан да кеше тәненә сөртергә ярамый!!!
Читайте нас: