Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 03:54

Кайсы көнбагыш яхшырак?

Көнбагышларны исе, тәме, чисталыгы, эрелеге, куркынычсызлыгы буенча тикшергәннәр.

Росконтроль кибетләрдә сатылган 7 җитештерүченең, атап әйткәндә «Кубанские», «Золотая семечка», «Бабкины семечки», «ВкусВилл», «Степановна», «От Атамана / Кубанское золото» и «От Мартина» көнбагышларын лабораториядә тикшергән. Аларны исе, тәме, чисталыгы, эрелеге, куркынычсызлыгы буенча экспертиза ясап, 7 товарның да куркынычсызлык таләпләренә туры килгәнен ачыклаганнар. Пестицид калдыклары табылмаган.
Шулай итеп, бөтен күрсәткечләр буенча рейтинг лидеры – ВкусВилл» көнбагышы. «Кубанские», «Золотая семечка», «Бабкины семечки» һәм «От Мартина» маркалары да яхшылар рәтендә.
Ә менә күгәрек исе килеп торган өчен «Степановна» белән «От Атамана / Кубанское золото» көнбагышларын Искәрмәле товарлар исемлегенә керткәннәр.
Эре көнбагыш яратучылар игътибарына: тикшерүләр буенча иң эресе – «Золотая семечка».
Читайте нас: