Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 15:08

Уфалылар эштә дә, фатирларында да өши

Башкалада августның соңгы атналары һәм сентябрь башы көзгечә салкын килде.

Социаль челтәрләрне кулланучылар эштә офисларда да, фатирларында да өшүләре турында язалар. Берәүләр өшүдән кәбестә сыман кат-кат киенеп котылса, башкалар кондиционер һәм обогревательләр ярдәмендә җылына.
Федераль законнарга ярашлы, 5 көн дәвамында һава температурасы +8 градустан түбән булган очракта гына йортларга җылы җибәрелә дип кисәтә шәһәр властьлары. Әмма йорт хуҗалары җылылыкны иртәрәк кабызуга да гариза яза ала. Моның өчен алар, фатир хуҗалары җыелышында карар кабул итеп, үзләренең идарә итү компаниясенә протокол җибәрергә тиеш. Заявка нигезендә ресурслар белән тәэмин итүче компания җылылык энергиясен җибәрүгә тотыначак. Әгәр коллектив карар кабул ителмәгән булса, йортка җылылык җибәрүнең төгәл датасын идарә итү компаниясе үзе билгели.
Ул арада 8 сентябрьдән соң синоптиклар әбиләр чуагы вәгъдә итә. Имеш, ул җылы һава торышы 2 атна дәвам итәчәк. Көндезләрен һава температурасы хәтта +26 градуска җитәчәк, ди. Көндез дә чагыштырмача җылы була – 15 градус җылылык. Кырау төшү көтелми әлегә.
Әйткәндәй, былтыр җылылык сезоны 28 сентбярьдә башланган, 2017 елда – 26 сентябрьдә. Быел да, традиция буенча, сентябрь ахырында җылы бирәчәкләр. Тәүгеләре булып балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм дәваханәләрдә батареялар җылыначак.
Читайте нас: