Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 23:09

Алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме

Алданган өлешчеләр өчен махсус фонд булдырылачак.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен махсус фонд булдырылачагы хакында белдерде. “Башкортстан Идел буе округында алданган өлешчеләр саны буенча алдынгылар рәтендә. Башка регионнарга караганда, фатир алалмый йөрү вакыты бездә кыскарак, әлбәттә. Шулай булуга карамастан, без бу кешеләргә ярдәм итәргә карар иттек һәм моның өчен республика бюджетыннан махсус фондка акчалар күчерәләчәк,” - дип белдерде.
Бүгенге көндә республика буенча төзелеп бетмәгән 92 йорт исәпләнә. Өлешче алданучылар саны 7 меңнән артык. Моның өчен 6-9 миллиард сум акча кирәк булачак. Республика җитәкчелеге зур сумма белән исәпләшмичә авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга кирәк, дигән карарга килде.
Читайте нас: