Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2019, 20:35

Белем көнендә һава торышы нинди булачак?

Иртәгә һава торышы нинди булыр?

Синоптиклар мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен 2 сентябрь – Белем көне уңаенннан һава торышы нинди булачагын хәбәр итте. 1 сентябрь якшәмбегә туры килгәнгә күрә, тантаналы линейкалар иртәгә була.
2 сентябрь иртәсе Уфада болытлы булачак, һава температурасы +5...+8 тәшкил итәчәк. Төшкә таба бераз җылытачак: һава температурасы +9...+11 градус булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал дип кисәтә синоптиклар. Һава дымлылыгы 62%. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 3 метр тизлек белән исәчәк.
Читайте нас: