Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2019, 22:32

Подгузникларны тикшергәннәр. Кайсысы иң яхшысы?

Балагыз нинди подгузникларда максималь уңайлыклар кичерәчәк, ә кайсыларыннан ераграк тору хәерлерәк икән?

Бер тапкыр кулланыла торган балалар подгузникларыннан башка әниләребез һәм нәнәйләребезнең безне ничек үстерүләрен яшь ата-аналарга күз алдына да китерүе кыен.


Ә кибетләрдә бүген ни дәрәҗәдә куркынычсыз подгузниклар сатыла? Роскачество Русия, Япония, Кытай, Чехия, Англия, Польша һәм Төркиядән килгән 29 танылган сәүдә маркаларының продукциясен берничә категория буенча тикшергән.

Балагыз нинди подгузникларда максималь уңайлыклар кичерәчәк, ә кайсыларыннан ераграк тору хәерлерәк икән? Әйдәгез карап үтик.


Иң сыйдырышлы подгузниклар

Ата-аналарның подгузникларга карата иң мөһим таләбе – алар бәвелне яхшы һәм мөмкин кадәр күп итеп сеңдерергә тиеш. Әлеге категориядә лидерны билгеләр өчен экспертлар подгузникның билгеле бер вакыт эчендә күпме сыеклык сеңдерүен бәяләделәр. Иң аз сеңдергәннәре – «Круглый год» һәм «365 дней» подгузниклары. Иң күп сыекча сеңдерүчеләр (500дән 600 граммга кадәр) – Bella, Molfix һәм YokoSun.


Иң тиз сеңдерүчеләре

Подгузникның сыйдырышлылыгы гына түгел, шулай ук сеңдерү тизлеге дә мөһим. ГОСТ буенча, подгузник кимендә 80 куб сантиметр бәвелне 3 секунд эчендә сеңдерергә тиеш. Стандартка барлык маркалар да туры килгән: үрнәкләрнең һәрберсе шушы күләмдәге сыекчаны 2,5 секунд эчендә сеңдергән. Ә менә «Каспер» һәм Genki маркалары иң тизләре диләр экспертлар. Алар 80 куб сантиметр сыекчаны 1,1 секунд эчендә үзләренә сеңдергәннәр.


Иң корылары

Шулай ук подгузникларны кире сорбция кебек күрсәткеч буенча да тикшергәннәр. Икенче төрле әйткәндә, подгузникка басым ясалганда сеңдерелгән сыекча кире үтеп чыгамы-юкмы икәнен. Мәсәлән, бала басып үз “эшләрен” эшли һәм утырып уйный башлый ди, подгузник басыла бит инде. Менә шул вакытта сабыйның тиресе юешләнмәскә тиеш. Тест нәтиҗәләре буенча, 13 марканың сыекчаны кире бүлеп чыгаруы ачыклана. Ә «Бебилон», «Кораблик», «Ушастый нянь», Bella һәм Molfix коры калганнар.


Иң хуш ислеләре

Подгузниклар хуш исле булырга тиешме? Күп ата-ана “юк” дип җавап бирер дип уйлыйм. Чөнки хуш исләндерер өчен кулланылган өстәмләр сабыйда аллергия я ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Моңа бәйле Роскачество белгечләре «Ушастый нянь», Bella, Genki, Molfix, Pampers Active Baby-Dry һәм Pampers Premium Care маркалары хуш исләндерелгән дип кисәтә безне. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге җитештерүчеләрнең берсе дә ароматизаторлар юк дип алдап язмаган.


Иң уңайлылары

Әлбәттә, подгузник кидергәндә һәм салдырганда да уңайлы булырга тиеш. Моның өчен аның сузылмалы поясы яисә ян-як “липучка”лары булуы әһәмиятле. «Солнце и Луна», Genki, Huggies Elite Soft, Insinse, Libero, MANUOKI һәм Merries маркаларында алар бар.. Ә менә Чехиянең “Бебилон” подгузнигында пояс та, “липучка” да юк.


Подгузниклар рейтингы

Бөтен категорияләр буенча тикшергәннән соң 4,44 балл белән беренче урынны Bella маркасы ала. Әмма аның дым индикаторы булмаганлыктан иң яхшы товарлар исемлегенә кертмәгәннәр. Дым индикаторы ата-аналар баланың подгузнигын алыштырырга вакыт икәнен аңласын өчен кирәк. Шуңа күрә лидерлар булып GOO.N, Pampers Premium Care ( 4,335әр балл), Libero (4,055 балл), Mepsi (4,3 балл) һәм Merries (4,125 балл) танылалар.


Иң начар подгузникларны да атамыйча булмыйдыр: Huggies белән “365 дней”.
Читайте нас: