Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2019, 11:57

Ир-атларны ни харап итә?

Ир-атлар дефициты булган заманда яшибез, җәмәгать.

Фото: из открытых источников
Фото: из открытых источников
Ир-атлар дефициты булган заманда яшибез, җәмәгать. Моның шулай булуына инану өчен тирә-якка – үзебез аралашып яшәгән дусларга, туганнарга, бергә эшләгән хезмәттәшләргә карау да җитә. Әле берсендә, әле икенчесендә дөнья тоткасы булырлык гаилә башлыклары – ир-атлар күптән инде бакыйлыкка күчкән.


Ирләрнең елдан-ел азаюы туган авылга кайткач та сизелә. Күңел белән үзем яшәгән урамны бер башыннан икенчесенә кадәр барлыйм: кайчандыр тормыш гөрләп торган зур урамда ике генә йорт ир-атлы. Дистәгә якын йортларда тормыш арбасын апалар ялгызы тарта.


Нигә ирләр чагыштырмача иртә үлә? Шушы сорауга җавап табарга тырышып утырганда, күзгә уйланырга мәҗбүр иткән бер мәгълүмат чалынды. Баксаң, 2036 елга ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк булачак бердәнбер субъект булып Чукотка калачак икән. Әлеге вакытта монда 1 мең ир-атка 956 хатын-кыз туры килә.


Гомумән, Русиядә киләчәктә дә хатын-кызларның ир-атларга караганда күбрәк булуы көтелә, дип яза “РИА Новости” Росстатның 2036 елга кадәр биргән фаразларына таянып.

Ведомство биргән мәгълүматлар буенча, 2019 елда 1 мең ир-атка 1154 гүзәл зат туры килә икән. Ә 2036 елда бу нисбәт 1 меңгә 1128 булачак, диләр. Бу күренеш Чукоткадан тыш, Русиянең барлык төбәкләренә дә хас.


Экспертлар бу күрсәткечләрне ир-ат үлеменең югары булуы белән бәйли. Әйтик, 0-4 яшькә кадәр 1 мең малайга 947 кыз бала туры килсә, 20-25 яшьләр тирәсенә шушы ук 1 мең ир-атка инде 1023 хатын-кыз туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, үсә-үсә, яши-яши көчле затлар төрле сәбәпләр белән хатын-кызларга караганда якты дөньядан иртәрәк китә бара. Чыннан да, ни өчен ирләр гомере шулай иртә өзелә соң әле?


Эч син аны, эч син аны...


...аракыны, виноны, дип шаярып җырласалар да, ирләрне якты дөньялардан иртә алып китүче сәбәпләрнең берсе – эчкечелек белән мавыгу дисәк, һич тә ялгыш булмас. Мисал эзләп еракларга китәсе юк. Күптән түгел ирем яклап туган тиешле сеңлесе иллегә дә җитмәгән җизнәсенең вафат булуы турында шалтыратып хәбәр итте: “Табиблар ярганнан соң бавыры эштән чыккан, йөрәге тузып, чүпрәккә әйләнгән, диделәр...” “Эчә идеме әллә? Бавыр дисең бит”, - дип сорадым. “Эчте, запой белән булмаса да, нәрсәсен яшереп торырга, эчте”, - диде ул моңсу гына.


Хатыны белән бергәләшеп сату эше алып барган, менә дигән тормыш корган, улын аякка бастырган ул җизнәнең еллар дәвамында тормыш юлыннан хәмер белән култыклашып барырлык нинди сәбәпләре булды икән?


Менә тагын бер күңелсез, гыйбрәтле язмыш. Монысын да ирләрнең эчеп үлеп китүенә йөрәге әрнегән хатын бәян итә: “Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Язмыштырмы, ялгыштырмы – шушы ирләр иллегә дә җитми үлеп бетеп баралар. Минем ир иң кечесе, төпчеге. Кырыкка җиткәнче берсе дә артыгын эчмәде. Туйларда, кунакларда, бәйрәмнәрдә генә. Анда да аяктан егылганчы эчмәделәр. Ә менә кырык яшьтән узгач кинәт үзгәрәләр: аракы белән дуслыклары арта, запойга китәләр, аннары авырып, йөрәк белән китеп баралар.


Башта иң зур абыйлары шулай китеп барды. 46 яшь кенә иде аңа. Берничә елдан соң 47 яшендә икенче абыйлары дөнья белән хушлашты. Былтыр менә өченче бертуганнарын җирләп кайттылар. Өчесе дә иллегә дә җитә алмады, хатыннары, балалары калды. Чирләп тә ятмыйлар, артыгын зарланып та йөрмиләр. Кинәт кенә үләләр дә китәләр. Әмма шуңа кадәр берничә ел эчәләр инде башта. Хәзер менә биш бертуганнан икесе генә калды. Килендәш белән күреп торабыз – болары да шул юлдан бара. Котыбыз очып тора. Безнең ирләрне дә абыйлары язмышы көтәрме?”


Март аенда Русия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хезмәткә яраклы ир-атлар үлеменең 70 процентына эчкечелек гаепле дигән фикерне әйткән иде. Бигрәк тә 45-50 яшь аралыгында ирләрдә сәламәтлек белән бәйле проблемалар максималь күп, диде ул.


Холестерин – төп дошманнарның берсеме?


Эчкечелек белән мавыгудан кала ир-атны мәрхүмнәр дөньясына алып китүче сәбәпләрнең тагын берсе – дөрес тукланмау һәм автоһәлакәтләр, ди экспертлар.


“Холестерин” сүзе күпләребезгә таныш. Ә менә аның микъдары кайсы продуктларда күбрәк, кайсысында, киресенчә, азрак булуы турында күпләр белми, - ди “Сәламәт яшәү” фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Олег Медведев. – Холестерин безнең организмга башлыча терлек майлары – ит, казылык эшләнмәләре, атланмай белән килеп керә. Гаилә әгъзаларын, бигрәк тә ирләрен болай ашатуның зыянлы булуы турындагы искәртү хуҗабикәләр колагына һич кенә дә барып җитми. Хуҗабикәләр фикеренчә, ир кешенең тамагы һәрчак тук булырга һәм ул берсеннән-берсе тәмле ризыклардан өзелеп торырга тиеш түгел”.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, ел саен ачыкланмаган сәбәпләрдән, шул исәптән дөрес тукланмау аркасында, дөньяда 10 яшьтән 24 яшькәчә 2,6 млн. яшьүсмерләр һәм яшьләр үлә.


Шушы хакта борчылып, Финляндия беренчеләрдән булып холестерин микъдары түбән булган ризыкларга күчте. Һәм әлеге тәҗрибә нигезендә йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлем-китемнең күпкә кимүен раслады. Әлеге илнең Төньяк Карелия дигән провинциясендә исерткеч эчемлекләр куллануны киметү белән бергә, хуҗабикәләргә терлек майлары микъдарын күпкә киметү кирәклеге турында аңлатылды. Әйтик, атланмайны һәм терлек маен – үсемлек маена, ә югары майлылыктагы сөт эшләнмәләрен майсызландырылган төрләргә алыштырырга тәкъдим ителде. Шул ук вакытта җиләк-җимешне, яшелчәләрне күбрәк ашарга дигән фикер әйтелгән.


Нәтиҗәләр үзен озак көттермәгән: 25 ел эчендә әлеге төбәктә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны – 3,5 тапкырга, холестеринның уртача дәрәҗәсе – 6,9 ммоль/л.дан 5,6 ммольгә кыскарган. Ә бөтен Финляндия буенча алганда, йөрәк-кан тамырларыннан үлем-китем 2,5 тапкырга кимегән.


Исерек водительләргә – “юк!”


Ә юл һәлакәтләрендә күпме кеше үлә? Водительләрнең күпчелеге ир-ат булуын исәпкә алсак, аварияләрдә үлүчеләрнең күбрәге дә – ирләр. “Көндәлек сводкаларда – исерек ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашлыгында ясалган автоһәлакәтләр. Аварияләрдә я үзләре үләләр, я бер гаепсез пассажирлар, - дип язды күптән түгел «Фейсбукта»гы битендә республиканың баш автоинспекторы Динар Гыйлметдинов һәм водительләргә мөрәҗәгать итеп болай диде: “Аек булыгыз, руль артына исерек килеш утырырга тырышкан дусларыгызны, туганнарыгызны, якыннарыгызны, хәтта таныш булмаган кешеләрне вакытында туктатыгыз”.


Сүзләргә караганда саннар хәлне ачыграк күрсәтер. 2018 елның 10 аенда Башкортстанда 3,5 мең юл-транспорт авариясе теркәлгән. Шуларда 448 кеше үлгән, 4,5 мең кеше яраланган.

Авариягә эләккән һәр унынчы кеше һәлак була! Иң аянычы – республика территориясендә аварияләр саны ел саен 5% арта.


Авария вакытында үлгән һәр өченче – җәяүле. Уйланырга урын бармы? Әлбәттә.


Русия президенты Владимир Путин май ае указында 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә, 2030 елга – 80 яшькә кадәр арттыруны максат итеп куярга дигән иде. Шуңа җавап итеп, министр Скворцова “моңа ирешер өчен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга кирәк” диде.


Чыннан да, сәламәт яшәү рәвеше алып барсак, Ходай тарафыннан бүләк итеп бирелгән гомерләребезне сакласак, якыннарыбызга игътибарлы булсак һәм кадерләсәк кенә тигез, парлы гомер кичерербез дип уйлыйм.
Читайте нас: