Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2019, 11:42

Хатыныңа кош тоттырсаң…

Америка психологы Алина Кидд кешеләрнең холкын өйрәнгәндә нинди хайваннар тотуларына карап белә алам ди.

Америка психологы Алина Кидд кешеләрнең холкын өйрәнгәндә нинди хайваннар тотуларына карап белә алам ди. Мәсәлән, өйдә эт тоткан ир-егетләр үзләренә буйсынуны таләп итә. Эт асраучы хатыннар исә кайгыртучан була. Песи асраучылар, гадәттә, аз аралашучан һәм үз-үзләренә бикләнгән кешеләр. Кош тотучылар, киресенчә, күп сөйләшүчән һәм аралашучан. Хатын-кыз исә, шуңа өстәп, аңа буйсынганны ярата. Ташбака караучыларга эзмә-эзлекле, бер төрле эшне ялыкмыйча башкаручы хас. Елан тотучылар гадәти булмаган эшне ярата, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмый. ххх
Швейцария зоологлары белдерүенчә, әгәр олылар өйләрендә песи тотса, хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итәр иде. Песиләр кешедәге биотокларны кабул итә һәм аларны тарката икән.
Читайте нас: