Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2019, 03:37

Беслан фаҗигасенә 15 ел тула. Путин анда барамы?

Моннан 15 ел элек Белем көне уңаеннан оештырыла торган тантаналы линейкада Бесланда зур фаҗига теркәлде.

Моннан унбиш ел элек террорчылар Беслан мәктәбендә уку елы башлану тантанасына җыелган балаларны һәм ата- аналарны, барлыгы 1128 кешене әсирлеккә алды. Әсирлеккә алынучыларны коткару операциясендә, 314 кешенең гомере өзелде. Шуларның 128се - балалар. Коткаручылар һәм хәрбиләр белән бергә үлүчеләр исемлегендә барлыгы - 333 корбан. Шунда ук 800дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды. Беслан мәктәбендә ел саен уку елы башы бәйрәм булып түгел, ә кайгы һәм фаҗига көне итеп үткәрелә. Унбиш еллык дата уңаеннан Беслан мәктәбенә Владимир Путин барачак дигән хәбәрләр таралган иде. Ил җитәкчесенең матбугат сәркатибы, Дмитрий Песков: “3 сентябрь илдә террорчылар кулыннан һаләк булган барлык кешеләрне искә алу көне буларак билгеләнә. Бу көнне ил җитәкчесенең Бесланга баруы планлаштырылмаган”, - дип белдерде.
Читайте нас: