Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2019, 22:36

“Әбиләр чуагы” булырмы?

Соңгы елларда җәйләрнең рәте китте...

Соңгы елларда җәйләрнең рәте китте. Ни җылысы юк, ни коры көннәре. Җәйнең соңгы көннәрен озатканда, бәлки, тиздән “әбиләр чуагы” килеп куандырыр, дип өметләнүчеләр ешайды. Күпләребез, көненә берничә тапкыр, алдагы көннәргә һава торышы белән кызыксынабыз. Гәрчә, фаразларга да, көннәрнең тотрыклыгына да ышаныч сүрелгән заман. Шулай да, Дәүләт метеохезмәте 9 сентябрьдән башлап, ай азагына кадәр җылы һәм коры көннәр торачак, дигән хәбәр бирә. Август азагы һәм сентябрьнең беренче атнасында яңгырлы һәм салкынча һава торышы көтелә. Икенче ункөнлектән урыны белән 28 градуска кадәр җылылык та көтелә. Ниһаять, җәй күрмәгән җылы килерме?
Читайте нас: