Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 03:21

“Русия почтасы”нда аракы да сатылырга мөмкин. Кем әйтмешли, килеп терәлдек...

...профильле хезмәтләрдән тыш, “Русия почтасы” кредитлар бирә, вкладлар кабул итә, валюта алмаштыра, дарулар һәм башка товарлар (шул исәптән алкоголь эчемлекләр) сата алачак.

“Русия почтасы” бүлекчәләр нигезендә сату һәм хезмәтләр күрсәтү махсуслаштырылган үзәкләре булдырыр өчен дәүләт бюджетыннан 85 миллиард сум бүлүне сорый. Бу хакта “Центры притяжения” концепциясе проектына сылтанып “Известия” гәзите яза. Проект әле министрлыкларга җибәрелгән.
Басма язуынча, гадәти хатларны электрон хатлар алмаштыруы 2023 елга гомумдөнья масштабларында корреспонденция күләменең 1,5 тапкырга кимүенә китерәчәк. Ә бу исә үз чиратында почтальоннарның загрузкасы түбәнәюгә илтә. Мәсьәләне хәл итәр өчен “Русия почтасында” халкы 20 меңгә кадәр булган торак пунктларда бүлекләр башкарган эшне үзгәртүгә юнәлтелгән проект эшләп чыгарган. Документта күрсәтелүенчә, почта бүлекләренең 80% яңа үзәкләргә нигез булып торырга мөмкин.
“Известия” язуынча, профильле хезмәтләр күрсәтүдән тыш, “Русия почтасы” кредитлар бирә, вкладлар кабул итә, валюта алмаштыра, дарулар һәм башка товарлар (шул исәптән алкоголь эчемлекләр) сата, дәүләт, социаль, медицина һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтә алачак. Моның өчен законнарның 5 категориясен, шул исәптән алкоголь продукция җитештерү һәм әйләнешен җайга салу хакындагы законны да үзгәртергә кирәк.
Концепция проекты шулай ук 3 форматны күзаллый – арендалаган мәйданнарда почта элемтәсе пунктлары, күчмә һәм модуль бүлекчәләр. Күчмә почта бүлекчәләре халкы 500 кешегә кадәр исәпләнгән бәләкәй торак пунктлар өчен “тәгәрмәчле почта бүлеге” махсус транспорт чарасыннан гыйбарәт. Аның хакы 2,2 миллион сумнан исәпләнсә, павильонны хәтерләткән модуль бүлекчәләрнең бәясе 1,7 миллион сум.
Шулай, җәмәгать. Элек почтага барсак, гәзит-журналлар, кер юу порошоклары, чәй, кәнфит-печенье, канцелярия товарлары ала идек. Моны зур теләк белән дә түгел, аралашып яшәгән почтальон авылдашларга аз булса да ярдәм итү йөзеннән генә эшли идек. Хәзер инде менә алкогольгә дә чират җитмәкче...
Минем фикерем күпләргә ошамас, мөгаен. Ләкин икътисади яктан оешма зыянга эшли икән, нигә аны АРАКЫ сатып сакларга тырышырга? Ничек айнырга белмәгән илгә кирәкме бу яңа “концепция”?
Читайте нас: