Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 13:15

Клярда пешерелгән төсле кәбестә

Әлеге ризыкны кабымлык итеп тә, яраткан соуска манып та ашарга була.

Кирәк булачак:

1 баш төсле кәбестә


Кляр өчен:


3/4 стакан он (стакан -250мл)

1/2 стакан сөт

1 йомырка

тоз

төелгән кара борыч

Кыздыру өчен көнбагыш мае


Әзерләү тәртибе:


1. Кляр өчен кирәкле барлык әйберләрне салып, яхшылап туглыйбыз.

2.Кәбестәне кирәкле зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез.

3.Башта кәбестәләрне кайнап торган тозлы суда 5-7 минут пешереп алабыз.

4. Кәбестәне дуршлагка салып, суын саркытабыз. Саркыгач әзер клярга манабыз.

5. Кызган майда барлык яклары да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

6.Әлеге ризыкны кабымлык итеп тә, яраткан соуска манып та ашарга була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Читайте нас: