Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 04:00

Благовар районында зур үрмәкүчләр хасил булган

Благовар районының Языково авылында көньяк-рус тарантулына тап булганнар.

Благовар районының Языково авылында җирле халык көньяк-рус тарантулына тап булганнар. Бу хакта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Белгечләр сүзләре буенча, тарантуллар һәм саргылт үрмәкүчләр соңгы елларда төбәкнең эченә үк керә башлаган, һәм алар инде бер килгән җирдән кире китми. Никадәр куркыныч булсалар да, бу үрмәкүчләр беренче булып кешеләргә һөҗүм итми. Ләкин алар тешләгән очракта кешеләрдә аллергия күзәтелергә мөмкин. “Аларның агуы беренче чиратта тукланганда бөҗәкләрне зарарсызландырыр өчен тәгаенләнгән. Кеше өчен әлләни куркыныч тудырмый. Мисал өчен, өлкәннәрне һәм балаларны саргылт үрмәкүч тешләгән очракта, балалар тешләүне ныграк сизәчәк”, - ди арахнолог Рауль Абдуллин. Белгечләр саргылт үрмәкүчләр яисә тарантулларны күргән очракта паникага бирелмәскә кирәк, ди. Тыгыз перчаткалар киеп, үрмәкүчне капкачлы савытка салып кую зарур. Әгәр инде үрмәкүч тешли икән, кичектермичә аллергиягә каршы препаратлар кабул итәргә кирәк.
Читайте нас: