Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2019, 13:55

Шаулап-гөрләп үтте “Сөт иле”

24 августта Уфада “Торатау” конгресс-холлы янындагы мәйданда елдан ел популярлаша барган матур чара – “Сөт иле” фестивале үтте.

24 августта Уфада “Торатау” конгресс-холлы янындагы мәйданда елдан ел популярлаша барган матур чара – “Сөт иле” фестивале үтте. Ул 2011 елдан бирле үткәрелә. Шул вакыттан бирле фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар саны елдан ел артканнан арта бара.
Башкортстанда сөт һәм сөт продуктларын куллануны арттыруга, сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чара бик күркәм, җанлы үтте. Сөт загсы, сыр эшләүчеләр конкурсы, сөт циркы, аттракционнар, спорт мәйданнары, кафе һәм фудкорт, ярминкәләр кебек традицион күңел ачулар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Фестиваль кунаклары күңел ачкан, сөт продуктларын тәмләгән арада власть вәкилләре, сөт продуктларын җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр “эшлекле иртәнгә ашка” җыелып, сөт җитештерү тармагындагы проблемалар турында сөйләштеләр.
БР сәүдә буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, фестивальдә республиканың 11 сыр җитештерүче компаниясе үзенең продукциясен – болар сулугуни, брынза, моцарелла, фета, буррата, халлуми, страчателла, рикота һәм башка сыр төрләрен тәкъдим иткән.
Быелгы “Сөт иле” фестиваленең девизы – “Сөт эч – позитивта бул!”. Күркәм чарага Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килде. Аны, башка кунакларны кебек үк, сөт тулы стакан белән каршы алдылар. Радий Фәрит улы фермерлар, малчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.
Радий Хәбиров сәүдә рәтләрен карап чыкты, кооператив вәкилләре белән аралашты, аларның продукциясен тәмләп карады. Кооператорлар белән сөйләшкәндә Радий Хәбиров алардан дәүләт ярдәме турында кызыксынды.



Читайте нас: