Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2019, 04:37

Республикага шторм килә

Алдагы атнада термометр баганалары +17 градустан күтәрелмәячәк.

Бүген республикада синоптиклар һава торышы бозылуын фаразлыйлар. Башгидрометта сөйләүләренчә, 26 августта, дүшәмбе көнне республика буенча яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгырлар явачак, җил секундына 17 метр тизлек белән исәчәк.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, иртән һәм кич томан төшүе көтелә. Күрүчәнлек 500 метрдан һәм азрак.
Бүгеннән һава температурасы акрынлап түбәнәя башлаячак. Алдагы атнада термометр баганалары +17 градустан күтәрелмәячәк.
Читайте нас: