2-3 аш кашыгы кибет каймагы;
300-350 гр.он (чама белән);
1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разыхл-ль);
Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өстибез.
Эчлек өчен. Кызыл эремчек,алма (шикәр кушып бераз гына парландырып-пешереп алабыз), 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы.
Эш барышы: Пирог өчен камыр басабыз.
*майны шакмаклап турыйбыз
*шикәр комын салып май белән бутыйбыз;
* 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз ;
* ике йомырканы, кибет каймагын салабыз;
* калган онны + көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып бетереп камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Ике кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым элпәгә (пищевая плёнка) төреп ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез.
*Кызыл эремчекне) гадәттә алдан әзерләп куябыз.
*Алманы телемләп турыйбыз, шикәр комы,1-2 аш кашыгы су салып парландырып пешереп алабыз.Суытырга куябыз.
* 100 гр 20 процентлы кибет каймагын 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз.Мин миксер белән эшлим.
Камырыбызны суыткычтан алып таба төбенә җәябез,төбенә кызыл эремчекне тигезләп салып чыгабыз. Алмаларны тезәбез, өстенә әзер каймаклы катнашманы салып чыгабыз. Кызган мичтә пешереп алабыз.Суынгач чәй янына бирәбез. Бу камырдан 2 пирог чыга. Чәйләрегез тәмле булсын!