Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2019, 14:14

Озын гомерлеләр арта

Русиядә узган елга караганда быел яше 100дән узып киткән озын гомерлеләр саны арткан.

Русиядә узган елга караганда быел яше 100дән узып киткән озын гомерлеләр саны арткан, дип белдерә Русия статистика комитеты.2019 ел башына безнең илдә 20 мең 582 озын гомерле кеше саналган. Бу 2017 елга караганда 17 процентка күбрәк. Аларның 70 проценттан артыгын хатын-кызлар —14,7 мең кеше — тәшкил итә. Озын гомерлеләр арасында 5,9 мең ир-ат санала.РАНХиГСның халыкара демография һәм кеше капиталы лабораториясе мөдире Сергей Шульгин белдерүенчә, бу хәлгә ике нәрсә сәбәпче. Атап әйткәндә, хатын-кызлар акрынрак картая. Аннары, олпат яшьтәгеләр зарарлы гадәтләргә бирелми.Моннан тыш, озын гомерлеләр саны артуына тормыш шартларының яхшыруы, медицина үсеше һәм статистика учеты системасының камилләшүе булышлык итә икән. Фаразларга ярашлы, 100 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр саны киләчәктә дә тотрыклы рәвештә артуын дәвам итәчәк, дип дәлилли белгечләр.
Читайте нас: