Дөге ярмасы – 0,5 стакан,
Яшел тәмләткечләр – укроп, петрушка,
Ташкабакларны юып, 2 см калынлыкта боҗралап кисәбез. Уртасын алабыз. Әгәр инде ташкабаклар бик зур түгел икән, аларны көймә формасында кисәргә була.
Дөгене пешерергә. Суганны вак кына турарга һәм кыздырырга. Фаршка дөге ярмасын, суганны, вакланган сарымсак (азрагын каймак соусына калдырабыз), тоз, борыч, яшел тәмләткеләрне кушарга.
Әзерләнгән ташкабак боҗралары уртасына фарш тутырабыз, табага тезәбез. Каймак соусы ясыйбыз. Каймакка тоз, борыч, сарымсак, яшел тәмләткечләр, башка төрле приправалар (үзегезгә ниндие ошый) кушабыз. Шушы соусны ташкабакларга коябыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез. 200 градуста духовкада 40 минут дәвамында пешерәбез.
Итле ташкабаклар әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!