Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2019, 20:17

Белгечләр Кара диңгез ярларына ялга бармаска өнди

Ялың ял булмас диләр алар.

Галимнәр Краснодар краеның Кара диңгез буйларында авыру таратучы ике төрле черки барлыкка килүен белдерә. Алар нык җылы булу сәбәпле төньякка таба тарала, диләр.
Бу черкиләр тешләсә, кешеләрдә Денге, Зика, Чикунгунья, сары авырулары барлыкка килүе ихтимал икән.
Бу авырулар үлемечле, дип ассызыклый табиблар. Черки бу авыруларны таратучы булган очракта, аның бер кешене тешләве җитә, эпидемия тоташ районны биләп алачак
Роспотребнадзорның Көнбатыш Нил һәм Кубаньнән җиде кешенең авыруы турында белдерүенә карамастан, тропик авыруларның киңрәк масштабта да таралуы ихтимал.
Читайте нас: