Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2019, 10:33

Һава торышы: ялларда нинди булачак?

Гидрометүзәкнең төбәк идарәсе белгечләре республикада ялларда нинди һава торышын көтәргә икәнен сөйләде.

Гидрометүзәкнең төбәк идарәсе белгечләре республикада ялларда нинди һава торышын көтәргә икәнен сөйләде. Җылы булачак, аерым районнарда хәтта эссе, дип фаразлый синоптиклар.
Бүген көндез һава торышы +24 ... +29 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми, нибары Башкортстанның төньягы буенча кыска вакытлы яңгыр явып үтүе ихтимал.
23еннән 24 август төнендә +10...+15 көтелә, әбәдкә таба +20...+25 җылытачак, көньяк буенча термометр баганалары +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе көнне төнлә +8...+13, көндез +18...+23, көньяк районнарда һава +28 градуска кадәр җылыначак. Ялларда синоптиклар урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнбатыштан төньякка күчүчән җил вәгъдә итә.
Алдагы атна башында суытачак. Августның соңгы көннәрендә һава торышы көндез +12...+17 градус булачак. Нишлисең, көз якынлаша...
Читайте нас: