Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 00:42

Фатих Кәрим музее ачыла

Иле өчен гомерен дә кызганмаган каһарман шагыйрьгә туган авылында музей ачыла.

“Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан, ягъни 1971 елның 19 июнендә ачылды.
Музейга нигез салучы – Ает урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Хәтирә Сәмигулла кызы Гыйззәтуллина. Аны оештыру эшендә укытучылар Мәрьям Саниева һәм Лотфый Гыйззәтуллин, партком секретаре Нәҗип Әхмәтшин, колхоз рәисе Барый Гафуров, журналист Лотфи Гаделов, рәссам Наил Ваһапов һәм балта остасы Мәхмүт Идрисовлар зур тырышлык куя. Музейны ачу тантанасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, танылган шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев, Татарстан һәм Уфадан килгән язучылар, дәүләт эшлеклеләре катнаша. 2018 елда Фатих Кәрим музее Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе дип танылды һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына лаек булды”.
Тарихта калган бу язманы яңартыр көннәр дә килеп җитте.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 28 август көнне Бишбүләк районынның Ает авылында Фәтих Кәримгә багышланган музей ачыла.
2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Башкортстан делегатлары Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү, аның туган авылындагы музейны төзекләндерү турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Күп тә үтми, Татарстан Президенты ярдәме белән шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан музей төзекләндерелә башлады. Инде менә 28 августта музейның төзекләндерелгән бинасы һәм яңа экспозиция белән танышу мөмкинлеге туачак.
Чара 10 сәгатьтә башлана.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар катнашачак.
Читайте нас: