Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 15:47

Беслан терактына - 15 ел

Беслан шәһәрендәге мәктәптә булган терактка 15 ел тула.

Беслан шәһәрендәге мәктәптә булган терактка 15 ел тула. Бу уңайдан беренче тапкыр Белем көнен 4 сентябрьгә күчергәннәр. 1-3 сентябрьдә һәлак булучыларның каберләренә чәчәкләр салу, аларны искә алу планлаштырыла.
Правобережный районы хакимияте башлыгы Константин Беркаев әйтүенчә, хәтер чаралары җимерелгән спорт залында һәм зиратта үтәчәк.
Төньяк Осетия полицейскилары 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр көчәйтелгән режимда кизү торачак.
Беслан мәктәбендә теракт 2004 елның 1 сентябрендә булды. Террорчылар 1128 кешене әсирлеккә алып, өч көн спорт залында тоттылар. Мәктәпне азат итү операциясе 3 сентябрьдә башланды. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы балалар иде.
Читайте нас: