Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2019, 03:49

Туристларны көз саныйлар

РФ Табигать министрлыгы тыюлыкларны кадастрга кертә.

Февраль аенда кабул ителгән Юлламасында Владимир Путин
бу министрлыкка бөтен заповедниклар буенча ревизия үткәреп, аларның барысын да кадастр исәпкә куярга кушкан иде.
Ул заповедникларның мәйданнарына тияргә ярамавы, агачларны кисү һәм капиталь төзелешләр алып бару тыелуы, фәкать экологик туризм гына оештырылырга тиешлеге турында әйткән иде. Менә шул карарга ярашлы, ел ахырына кадастр исәпкә алынучы заповедниклар саны сиксән бишкә җитүе ихтимал. Бу да соңгы саннар түгел. Әле 45 заповедник җире исәпкә куелган. Реестрга тагын 175не теркисе бар. Болар 2024 елга кадәр төзелергә планлаштырылганнан тыш кына.
Биологик төрлелекне саклау һәм экотуризмны үстерү эше “Экология” милли проекты кысаларында алып барыла.
2024 елга кадәр Русиядә тагын 5 млн.гектар мәйданда егерме дүрт махсус сакланучы табигать объекты булдырылачак. Унбер махсус программа буенча сирәк очраучы җәнлекләр үрчетеләчәк.
2018 елда Русия заповедникларын һәм милли паркларны 3,6 млн чамасы кеше килеп күрсә, 2024 елга экосәяхәтчеләр саны 7,9 млн.га җитәргә тиеш.
Читайте нас: