“Башавтотранс” 14 район үзәгенә тукталган автобус маршрутларын яңадан тергезәчәк. Алар: Архангель, Раевка, Аскар, Бакалы, Яңа Белокатай, Иске Собхангул, Дәүләкән, Ярмәкәй, Югары Яркәй, Ишембай, Николо-Березовка, Кыргыз Миякә, Стәрлебаш һәм Чакмагыш район үзәкләре. Бу турыда республика хөкүмәтендә үткән “Транспорт сәгатен”ндә дәүләт транспорт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде. Әлегә бу маршрутлар буенча 1—2 микроавтобус йөри. Алар якын-тирә поселокларны 3—5 тапкыр урасалар, еракка берәр рейс ясыйлар. Автобуслар сатып алу белән рейслар саны артачак.